Шаян кунакка килгәч...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Шаян кунакка килгәч...

Шаян кунакка килгәч...

      Минем исемем Руфинә. Мин Чаллыда яшим, 54нче гимназиянең 1А сыйныфында укыйм. Безнең гимназиядә берсеннән-берсе кызык очрашулар гел булып тора. Декабрь азагында безгә кунакка «ШАЯН ТВ» килгән иде. Шул хәтле күңелле очрашу булды. Шаян хәтле Шаян үзе килгән бит кунакка!

Очрашуны курайчылар башлап җибәрде. Аннан сүзне мина бирделәр. Алып баручы Фәния апа: «Хәзер сезнең алда Хәйретдинова Руфинә чыгыш ясый», – дигәч шулкадәр дулкынландым... Ләкин сәхнәгә беренче адымымны атлауга ул дулкынлану юкка чыкты һәм «Тәмле тамак» монологын әйбәт итеп сөйләп чыктым. Әй гөрләтеп кул чаптылар мина! Аннан соң «ШАЯН»нан килгән кунаклар белән сөйләштек, сораулар бирдек. Хәтта Руслан абый Хафизов белән фотога да төштек. Менә шулай сизелми үтте дә китте вакыт.

Мин киләчәктә тормышымны телевидение белән бәйләргә хыялланам. Тәмле тамак әйтмешли: «Эх, китәсе иде Казан дигән калага. Эшлисе иде «ШАЯН ТВ»да алып баручы булып...»

Руфинә Хайретдинова,

Чаллы шәһәре, 54нче гимназия.

«Көмеш кыңгырау» газетасыннан алынды.

Комментариялар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...