Ананас «туган көн»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ананас «туган көн»!

Ананас «туган көн»!
   

       12 мартка туры килә торган «тәмле» бәйрәм Бөтендөнья ананас көне буларак билгеле. Ананасларның иң эре җитештерүчеләре - экзотик Гавайлар. Нәкъ монда, 1970 елның мартында, искиткеч тәмле сорт чыгарыла. Март аен сайлау шулай ук бу вакытта Гавайдагы җимешләрнең сокка тулуы һәм куллануга әзер булуы белән бәйле, ә кырларга, хуш исле җиләк-җимеш белән зур кәрзиннәрне тутырырга уңыш җыючылар чыга.
          1994 елда исә фермерлар тарафыннан 8 килограммнан артык авырлыктагы уникаль ананас үстерелгән. Бу җимеш белән бәйле кызыклы фактлар да күп. Мәсәлән, кытайлылар, әгәр анда әлеге җиләк-җимеш булмаса, Яңа ел өстәленә утырмый. Чөнки киләсе елның уңышлы булачагын ананас хәл итә, дип саный алар.
           Хәзерге вакытта галимнәр тарафыннан ананасның 60 сорты билгеле. Бу бәйрәм көнендә ананаслы салат рецептын тәкъдим итәбез. Моның өчен сезгә кирәк булачак:


- пешерелгән йомырка - 2 данә.

- краб таякчыклары - 200 г

- консервланган  ананас - 200 г

- каты сыр - 100 г

- сарымсак - 1 төш

- майонез - 2,5 а.к.

Әниләрегезне тәмле салат белән сыйлагыз әле, дуслар!

Комментариялар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...