6 Март 2020
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең 186 номерлы күп профильле лицеенда хатын-кыз журналистлар белән очрашты. Чарада безнең каналның «ШАЯН география» тапшыруы алып баручысы Алия Җамалиева да катнашты. Ул президентның мәктәптә укыганда нинди фәннәр яратуы белән кызыксынды. «Мин математика белән физиканы яраттым», – дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов. Чарада башка бик күп темаларга да аралаштылар.
Комментарийлар: