«Бәхетле булыгыз, дусларым»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Бәхетле булыгыз, дусларым»

«Бәхетле булыгыз, дусларым»
Сәлам, шаяннар!

Әйдәгез әле җырлап алыйк. Сезгә бик матур «Бәхетле булыгыз, дусларым» дип аталган җыр тәкъдим итәбез. Башлыйбыз...


Күңелемә моң тулган, җыр туган чакларда
Ашкынам тик сезнең якларга.
Күкрәгем тарсына, йөрәгем ярсына,
Ярсына сез дуслар каршына.

Җырларым, моңнарым — тик сезнең өчендер,
Сезнең өчен — гомер юлларым.
Җырларым көч бирсен, хисләрне үстерсен,
Тибрәтеп күңелнең кылларын…

Тыңлагыз җырымны, тыңлагыз, дусларым,
Яңа җыр — мәхәббәт турында.
Зур булыр бәхетем: сөюем, рәхмәтем
Әйтәлсәм сезгә бу җырымда.

Әйтәлсәм әгәр дә ни диеп көенеп
Типкәнен тынгысыз йөрәгем:
Туганлык һәм дуслык, халкыма тынычлык —
Дөньяда иң олы теләгем…

Кошлардай сайрашып, очрашыйк җырлашып,
Җырларда очрашыйк без тагын.
Гомерләр тиз үтә, аерылыр чак җитә,
Бәхетле булыгыз, дусларым!..




Резеда Вәлиева сүзләре
Марат Гобәйдуллин көе



Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...