«Артур һәм түгәрәк өстәл балалары»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Артур һәм түгәрәк өстәл балалары»!

«Артур һәм түгәрәк өстәл балалары»!

«Артур һәм түгәрәк өстәл балалары» мультсериалын карап барасызмы?

Артур әтисе идарә итә торган зур сарайда яши. Ул бик кыю һәм зирәк егет, һәрвакыт иң катлаулы хәлләрдән чыгу юлын таба. Иң яхшы дусларын Артур түгәрәк өстәл янына җыя. Егетләр үз идеалларына тугры калалар һәм булдыра алганча гадел, намуслы булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар.

Явыз кеше патшаны ташка әйләндергән булса, нәрсә эшләргә? Югалган феяны каян табарга? Камелот шәһәрен куркыныч монстрдан ничек коткарырга? Батыр геройны тагын нинди маҗаралар көтә?

Бу һәм башка сорауларга җавапны «Артур һәм түгәрәк өстәл балалары» мультсериалын карап белә алырсыз! Эш көннәрендә 07:55 һәм 15:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...