Рузил Ихсанов: «ТАТАР СҮЗЕ» - кешеләрдә нәфис сүзлелек тәрбияләүдә мөһим чара»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Рузил Ихсанов: «ТАТАР СҮЗЕ» - кешеләрдә нәфис сүзлелек тәрбияләүдә мөһим чара»

Рузил Ихсанов: «ТАТАР СҮЗЕ» - кешеләрдә нәфис сүзлелек тәрбияләүдә мөһим чара»

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчесе Рузил Ихсанов тамашачыларны бәйгедә катнашырга чакырды һәм нәфис сүз бәйгесенең мөһимлеге хакында искәртте:

- “ТАТАР СҮЗЕ” - татар халкының мәдәниятен һәм телен популяштыруга зур өлеш кертә торган бик мөһим чара. Без Коръәни-Кәримгә карасак та, Хүҗүрат сүрәсенең 13 аятендә Раббыбыз: “Инсаннар, без сезне ир һәм хатын затыннан яраттык һәм бер-берегез белән аралашсын өчен төрле-төрле халыклар, милләтләр кылдык”, - ди. Әмма арагызда иң хәерлегез – ул, әлбәттә, Аллаһтан тәкъва булучыгыз”, - ди. Чөнки без милләт, халык дисәк тә, аның тискәре ягы да булырга мөмкин. Кешенең милләтчелеккә кереп китүе бар. Бу динебез тарафыннан хупланмый. Шуңа күрә безгә татар халкының үзаңы дигәндә, дини кысалардан чыкмыйча, урталыкта барырга тырышырга кирәк.

Раббыбыз берничә сүрәдә дә, Коръәни-Кәримдә дә әйтә: “Кешеләргә яхшы сүздә булыгыз, матур сөйләшегез”, - ди. Шул нисбәттән “ТАТАР СҮЗЕ”, чыннан да, нәфис сүзлелекне бер-беребездә, кешеләрдә тәрбияләүдә мөһим чара булып тора, чөнки анда кече яшьтәгеләр дә, яшүсмерләр дә, без дә катнашабыз.

Тамашачыларны да әлеге бәйгедә катнашырга чакырам. Мөмкинлекләре, теләкләре бар икән, рәхәтләнеп катнашсыннар.

Катнашучылар арасында мөселман кардәшләребез – дини гаиләләрнең дә катнашуы шатландыра. Яулыклы ханымнарыбыз, түбәтәйле егетләребез һәм балаларның катнашуы – бәйгене шуның кадәр бизи. Алга таба да татарларыбыз, милләттәшләребез, дин кардәшләребез шундый чараларда катнашып, үз өлешләрен кертерләр дип ышанам.

Мин әлеге бәйгедә җиңү яулагач та: “Шөкерлемен, Раббым мине исламлы татар милләтеннән яратты, ә ата-анам мине татар сүзле итте”, - дип горурландым!

 

«ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә әле катнашырга өлгерәсез!
Премиаль фонд - 2 000 000 сум!
Видеоларыгызны [email protected] рәсми почтасына юллагыз.
Гаризалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...