21 Октябрь 2024
«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең бишенче юбилей сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә. Катнашырга ашыгыгыз!
Бәйгенең узган сезоны җиңүчесе Линар Дәүләтшин «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Манзара» тапшыруында кунакта булып кайтты. Ул бәйгенең дүртенче сезонында үзем язган шигырь номинациясендә җиңү яулаган иде. Тапшыруда тамашачыларны да үзенең шигырьләр китабыннан иҗат җимешләре белән сөендерде.
Кадерле дуслар, халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасыннан сез дә читтә калмагыз. Әдәбият сөючеләрдән видеолар көтәбез.
Премиаль фонд - 2 000 000 сум!
Сылтама буенча узыгыз һәм бәйгенең кагыйдәләре белән танышыгыз.
Комментарийлар: