28 Декабрь 2024
Сезгә ШАЯН тамашачыбыз Эльвина Хаҗиеваның “Кыш” дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!
Менә салкын кыш җитте
Җиргә ап – ак кар сипте.
Без кышны күптән көттек
Ак карны сагынып беттек.
Бөтен дөнья ак булган
Әйтерсең, ап – ак юрган.
Агачлар да ак мамыктай
Бәсле шәлен ябынган.
Куана бала – чага
Кыш килүгә шатлана.
Чана – чаңгылар алып
Алар баралар тауга.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Комментарийлар: