30 Май 2025
Һәр елны 30 майда дөньяда рәсми булмаган Бәрәңге көне билгеләп үтелә.
Бу кызыл календарь көне түгел, дәүләт бәйрәме дә түгел, әмма уйланып карарга сәбәп бар: чыннан да, бәрәңге булмаса, тормышны күз алдына китерүе авыр булыр иде.Бәрәңге Европага Көньяк Америкадан килгән. Башта кешеләр аның белән нишләргә белмәгән. Кайберәүләр аны агулы дип уйлаган. Ләкин вакыт узу белән бәрәңге төп ризыкларның берсенә әверелгән. Аеруча Россиядә, анда бәрәңгене «икенче икмәк» дип йөртәләр.
Бәрәңгедән ниләр генә пешереп булмый! Кайнатылган, кыздырылган, пюре, запеканка, драник, чипс, фри – бу исемлекне бик озак дәвам итәргә мөмкин. Бәрәңге тәмле, туклыклы һәм пешерүе җиңел. Моннан тыш, ул арзан һәм көч бирә.
Бәрәңге – бик «өйрәнелгән» яшелчә. Күпләр аны бакчада үстерә, бөтен гаилә белән казый, кышка запас әзерли. Ул гади ризык кына түгел, ә гаилә традицияләренең, балачак истәлекләренең бер өлеше.
Бәрәңге көне – бу гади яшелчәгә рәхмәт әйтү өчен менә дигән сәбәп. Ә тагын – бәрәңгене духовкада пешереп, гөмбә белән кыздырып яки гади генә итеп кайнатып, өстенә укроп сибеп ашап карарга мөмкин.
Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, эх тәмле, эх, бигрәк тәмле бәрәңге!
Комментарийлар: