30 Май 2025
«ШАЯН ТВ» яңа «ЗООрепортаж» документаль фильмын тәкъдим итә!
Бу мавыктыргыч проектта балалар төрле зоопаркларга, фермаларга баралар, хайваннар турында сөйлиләр һәм безне алар белән якыннанрак таныштыралар.Һәр чыгарылышта яңа мәгълүмат, кызыклы фактлар һәм күңелле мизгелләр көтә.
Беренче чыгарылышта атлар турында күбрәк белербез, хәтта аларга атланып йөреп тә карый алачакбыз!
«ЗООрепортаж» – хайваннар дөньясын балалар күзлегеннән ачкан гаҗәеп проект.
Бүген сәгать 13:10да безнең каналда карамый калма!
Комментарийлар: