VK Fest билетларында – эксклюзив рәссамнәр иҗаты

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

VK Fest билетларында – эксклюзив рәссамнәр иҗаты

VK Fest билетларында – эксклюзив рәссамнәр иҗаты

VK Fest биш заманча рәссамның эшләре белән эксклюзив билетлар сериясен чыгарды

Мәскәү, Санкт-Петербург, Сириус, Казан һәм Чиләбе өчен әзерләнгән лимитлы серия билетларын танылган җирле рәссамнар бизәгән. Һәр VK Fest шәһәре өчен – үз авторы һәм үз дизайны. Проектта Витя Повезло, Антон Логос, Гүзәл Гарипова, Маша Богатова һәм Эрик Мусин катнашкан.

Казан өчен әзерләнгән лимитлы билетлар сериясендә – рәссам Гүзәл Гарипованың иҗаты. Автор графика, стена рәсемнәре, китап һәм сәхнә иллюстрациясе белән эшли. Үз проектларында Гүзәл мәдәнияткә, әдәби мираска һәм заманча визуаль формаларга мөрәҗәгать итә.

Лимитлы сериядән билет сатып алган кунаклар шул ук дизайнда үзләренең «ВКонтакте» битләре өчен санлы тышлыкка да ия булачак. Һәр билет хуҗасы рәссамның оригиналь сурәтен оту мөмкинлегенә ия була. Розыгрышлар 16 июнь көнне рәссамнарның «ВКонтакте» битләрендә узачак. Җиңүчеләр рандомайзер ярдәмендә билгеләнәчәк һәм шул ук көнне игълан ителәчәк. Кагыйдәләр фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...