Елмай – тешләрең чиста булсын

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Елмай – тешләрең чиста булсын

Елмай – тешләрең чиста булсын

Тешләрне ни өчен чистартырга кирәк?

Теш чистарту – көн саен кабатлана торган гадәти эш кебек. Әмма нәкъ менә шул гадәт безнең сәламәтлек, елмаюыбыз һәм хәтта үз-үзебезгә ышаныч өчен бик мөһим!
Ниг өчен дисезме? Хәзер барысын да аңлатабыз!

1. Кариес булдырмас өчен.
Ашаганнан соң тешләрдә ризык калдыклары кала. Ә аларны чистартмасаң, бактерияләр эшкә керешә: кислоталар барлыкка китереп, теш эмален боза, нәтиҗәдә кариес пәйда була.
2. Теш урты (десна) сәламәт булсын өчен.
Теш тирәсендәге уртлар ялкынсынырга мөмкин. Бу – теш төшүгә кадәр җиткерә торган җитди проблема. Аны да профилактикалау – теш щёткасы эше.
3. Авызыңнан яман ис килмәсен өчен.
Начар ис – еш кына чистартылмаган тешләр нәтиҗәсе. Ешрак чистарту бу мәсьәләне чишәргә ярдәм итә.
4. Елмаюың матур булсын өчен.
Саф, чиста тешләр – матур елмаюның сере. Ә матур елмаю – аралашу өчен ачкыч!

Белә идеңме?
26 июнь – Бөтендөнья теш щёткасы көне!
Бу гадәти тоелган предметсыз тешләрне чиста тотып булмас иде. Теш щёткалары XV гасырда Кытайда барлыкка килгән дип санала. Алар элек кыргый дуңгызның кыллары һәм бамбук ярдәмендә ясалган. Бүген исә бездә – уңайлы, төрле формалы, хәтта таймерлы теш щёткалары бар.
Бүген – иске щётканы яңасына алыштыру өчен яхшы сәбәп! 

Тешләрне дөрес чистарту өчен киңәшләр:
  • Көнгә ике тапкыр чистарт – иртәнге аштан соң һәм йоклар алдыннан
  • Ике минут дәвамында чистарт 
  • Үзеңә туры килгән щётка сайла – яшькә карап һәм тешләрнең сизгерлеген истә тотып
  • Телне дә чистартырга онытма – күп кенә бактерияләр нәкъ шунда
  • Щётканы һәр 2–3 ай саен алыштыр – шулай ук авырып терелгәч тә алыштыру кирәк
  • Стоматологка елга 1–2 тапкыр күрен – авыртмаса да!

Теш чистарту – гап-гади эш кебек күренсә дә, ул чынлыкта сәламәтлек нигезе.
Бүген, Теш щёткасы көне уңаеннан, щёткаңны тикшерергә онытма: ул һаман  кулланырга яраклымы? Ә бәлки, яңасына вакыт җиткәндер?
Сәламәт бул һәм матур елмаюың турында кайгырт!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...