Кар барсы көне

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кар барсы көне

Кар барсы көне

Һәр елның 26 маенда Кар барсы көне билгеләп үтелә.

Бу көн – җир йөзендәге иң сирәк һәм иң гүзәл хайваннарның берсе булган кар барсын саклауга багышланган. Ул гына да түгел, кар барсы – табигатьнең, көч һәм горурлык символы булып тора.

Кар барысы, яки ирбис, биек тауларда, карлар эреми торган салкын урыннарда яши. Ул бик сак хайван, аны хәтта тәҗрибәле галимнәр дә сирәк күрә. Кызганыч, браконьерлар аркасында һәм аның яшәү мохите таркалуы сәбәпле, бу хайванның саны елдан-ел кими бара. Бүген ул Кызыл китапка кертелгән.

Кар барысы – ул гади хайван гына түгел, ул – безнең символ. Татарстан Республикасының гербында да барс сурәтләнгән. Ул көчне, батырлыкны һәм үз халкыңны, туган җиреңне саклауны аңлата. Шуңа күрә Татарстанда кар барысын саклау, аны өйрәнүгә юнәлтелгән проектларга зур игътибар бирелә, алар актив рәвештә хуплана.

Бу юнәлештә Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның роле аеруча зур. Ул кар барысы белән бәйле барлык эшләргә, табигатьне саклау проектларына олы хөрмәт һәм җаваплылык белән карый. Аның ярдәме белән экологларны, галимнәрне һәм битараф булмаган кешеләрне берләштерә торган мөһим эшләр тормышка ашырыла.

Кар барсы көне безгә табигатьне саклауның никадәр мөһим булуын искәртә. Барсны саклау – ул безнең мәдәниятне, матурлыгыбызны һәм киләчәгебезне саклау дигән сүз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...