Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!

Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!
Мәктәп тормышының иң дулкынландыргыч, иң күңелле, шул ук вакытта сагышлы мизгелләре – соңгы кыңгырау бәйрәме. Бүген сез, кадерле укучылар, озак еллар белем алган, дуслар тапкан, олы тормыш юлына әзерләгән мәктәп белән хушлашасыз.

Кыңгырау тавышы – балачак белән саубуллашу, зур тормышка беренче адым. Алда сезне имтиханнар, яңа юллар, яңа мөмкинлекләр көтә. Кемдер студент булыр, кемдер хезмәт юлын сайлар, әмма мәктәп еллары һәрчак күңелдә җылы хатирә булып сакланыр.

Хөрмәтле укытучылар! Сезгә сабырлыгыгыз, белемгә мәхәббәт тәрбияләвегез, һәр балага аерым юл таба белүегез өчен олы рәхмәт!

Соңгы кыңгырау бәйрәме күңелләрдә шатлык, дулкынлану, якты хыяллар белән озын гомерле истәлек булып калсын. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына бәхетле киләчәк, зур уңышлар һәм имин юллар телибез!

Бәйрәм белән!

Соңгы звонок яңгырый – сихри аваз.
Ул гаҗәеп моңсу,сагышлы;
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны.
Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым,
Балачагым, яшьлек мәхәббәт,
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,
Бөтенесе өчен мең рәхмәт

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...