23 Июнь 2025
Һәр елны 23 июнь көнне Россиядә һәм дөньяның күп кенә илләрендә Балалайка һәм Халыкара халык уен кораллары көне билгеләп үтелә. Бу – күңелле, җырлы-моңлы бәйрәм, халык көйләре яңгырый торган, милли традицияләрне искә төшерә торган үзенчәлекле көн.
Балалайка – борынгы рус уен коралы. Аның өч кыллы, өчпочмаклы формалы гәүдәсе бар. Тавышы бик ачык, күңелле җыр кебек. Ул кызык биюләр дә, моңсу көйләр дә, хәтта сүзсез әкиятләр дә сөйли белә!
Бу көнне шулай ук балалайка, баян, гармун, думбра, кыл, курай һәм башка халык уен коралларында уйнаучы музыкантларны котлыйлар. Аларның һәркайсы – милли моңны саклаучы, халкыбызның күңел байлыгын тапшыручы.
Балалар куйган концертларда, музыка мәктәпләрендә, хәтта ишегалларында да бүген борынгы көйләр яңгырый. Һәр бала бүген үзен чын халык музыканты итеп тоя ала!
Бәйрәм белән! Балалайка моңнары йөрәкләрне җылытсын, күңелләребез шат булсын!

Комментарийлар: