Ташбакалар турында кызыклы фактлар

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ташбакалар турында кызыклы фактлар

Ташбакалар турында кызыклы фактлар
Бүген дөньяда Ташбакалар көне билгеләп үтелә – бу көннән файдаланып, без бу гаҗәеп хайваннар турында күбрәк белә алабыз!

Ташбакалар бик борынгы, акыллы һәм үзенчәлекле җан ияләре. Әйдәгез, алар турында сөйләшеп алыйк!
1.Ташбакалар җир йөзендә 200 миллион ел элек барлыкка килгән! Алар динозаврлар яшәгән чорда ук булганнар һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып калганнар.
2. Аларның «йорты» – алар белән бергә үсә. Ташбаканың кабырчык (панцирь) – ул аның тән өлеше. Ул төшеп тә калмый, алар аны алыштыра да алмый. Ул алар белән бергә үсә һәм аларны саклый.
3. Кайбер ташбакалар суда яши (диңгез черепахалары), кайберләре корыда. Аларның кайберләре кечкенә генә булса, икенчеләре – мотоцикл зурлыгында! 4. Күпчелек ташбакалар бик озак яши. Кайберләре 100 елдан да күбрәк гомер итә! Димәк, алар дөньядагы иң озын гомерле хайваннарның берсе.
5. Күп кеше черепахаларны тавышсыз дип уйлый. Ләкин алар төрле тавышлар чыгара ала: мыжгыйлар, сызгыралар, хәтта «җырлыйлар» да ди кайбер галимнәр!
6. Кызганыч, бүген күп төр ташбакалар юкка чыгу куркынычы астында. Аларны саклау өчен кешеләр пластикны киметә, тирә-якны пычратмаска тырыша.

Дустым, син дә бу хайваннар турында сөйләп, китап укып, яисә аларны саклау проектларында катнашып, аларга булыша аласың! Ташбакалар акрын булса да, табигатьнең гаҗәеп серле һәм түземле җан ияләре.

Әйдә, без дә алар кебек тыныч, акыллы һәм табигатькә игътибарлы булыйк!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...