22 Июнь 2025
Бүген хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Без хәтерлибез сезне, Батырларыбыз!Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Батырларыбыз»дип аталган җырга клип тәкъдим итәбез!
Клипта Россия Федерациясе Герое Рәсим Рәшит улы Баксиков катнаша. Җырны 27 нче гимназия укучысы Асилә Кашапова башкара. Җыр сүзләре авторы – Эльвира Сафина, композитор – Әминә Галимова, аранжировка – Илмир Әзһәмов.
Клипны әлеге сылтама аша кереп карарга мөмкин.
Комментарийлар: