Йога гомерне озайта

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Йога гомерне озайта

Йога гомерне озайта

20 июнь – Халыкара йога көне.

Бу рәсми булмаган, ләкин мөһим бәйрәм – үзенең сәламәтлегенә, күңел тынычлыгына һәм гармониягә омтылучы кешеләр өчен. Йога – ул гап-гади күнегүләр генә түгел, ә тормышка караш, күңел халәтен җайга салу ысулы.

Йога – меңләгән еллар элек Һиндстанда барлыкка килгән практика. «Йога» сүзе санскрит теленнән тәрҗемә иткәндә «бердәмлек», «тоташу» дигәнне аңлата – кеше үз-үзе белән, табигать белән, дөнья белән тоташа. Йогага һәркем өйрәнә ала – яшь тә, физик хәле дә мөһим түгел. Ул тәнне ныгыта, сулышны җайга сала, уйларны тәртипкә китерә. Йога аша кеше үзен яхшырак тоя башлый, тынгылык таба, үз эчендә көч таба.

Бу көн – кешегә үз-үзенә игътибар итәргә, сәламәтлек турында уйларга, тынычлыкны табарга ярдәм итү көне. Йога стресслардан арынырга, хәлне яхшыртырга, кәефне күтәрергә ярдәм итә.

Йога көнендә төрле шәһәрләрдә ачык дәресләр, мастер-класслар, таныштыру чаралары үткәрелә.  Бүген Горький паркында Халыкара йога көне билгеләп үтеләчәк. 16:00 дән 20:00 гә кадәр йога дәресләре, релаксация һәм башка кызыклы чаралар көтелә. Катнашу бушлай.






Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...