20 Май 2025
Май ахыры – июнь башында республика мәктәпләрендә IX сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханнары (ТДИ) башлана. Бу – мөһим чор, чөнки ул укучының киләчәк юлын билгеләүгә зур йогынты ясый. Шуңа күрә, имтиханнарга әзерлекле килү, белемне системалы рәвештә кабатлау гына түгел, ә психологик яктан тыныч булу да бик әһәмиятле.
2025 елда ТДИ расписаниесе:
21 һәм 22 май – чит телләр
26 май – биология, химия, информатика, җәмгыять белеме
29 май – тарих, география, физика, химия
3 июнь – математика
6 июнь – җәмгыять белеме, география, информатика
9 июнь – рус теле
16 июнь – әдәбият, физика, биология, информатика
Имтиханнар сәгать 10:00 да башлана.
23 майда 11нче сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) да башлана. Алар өчен бу – мәктәпне тәмамлау һәм югары уку йортларына юл алу баскычы. БДИ тапшыручыларга да уңышлар телибез!
ТДИ һәм БДИ тапшыручыларга уңышлар, тынычлык һәм ышаныч телибез! Сез булдырачаксыз!

- Уңышның нигезе – даими әзерлек. Әгәр син материалны кабатлыйсың, тестлар чишәсең, имтихан форматын аңлыйсың икән – димәк, син инде күп эш башкаргансың. Иң нәтиҗәлесе – көн саен әз генә булса да шөгыльләнү.
- Көчле борчу килгәндә, гади сулыш күнегүе ярдәм итә ала: 4 секунд дәвамында тирән итеп сулыш ал, 4 секунд тотып тор, аннары 4 секунд дәвамында сулышны чыгар. Бу күнегүне берничә тапкыр кабатла – тынычланачаксың.
- Үзеңне башкалар белән чагыштырма. Һәркемнең көчле яклары һәм әзерлек темпы төрле. Башкаларга карап түгел, үз мөмкинлекләреңә таянып эш ит.
- Йокың туйган булсын. Төнлә утырып әзерләнүдән файда юк, киресенчә, ул көне буе хәлсезлек китерә. Яхшы йокы – яхшы нәтиҗә нигезе.
- Имтихан алдыннан җиңел, туклыклы итеп аша. Мәсәлән, ботка, җимеш, бутерброд – болар көнеңне яхшы башларга булыша, баш мие яхшырак эшли.
- Иң мөһиме – уңай караш. Син күпне өйрәндең, күпме мәсьәләләр чиштең – бу инде зур казаныш. Үз көчеңә ышан, син барысын да булдырасың
ТДИ һәм БДИ тапшыручыларга уңышлар, тынычлык һәм ышаныч телибез! Сез булдырачаксыз!
Комментарийлар: