Балалар футболы көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Балалар футболы көне!

Балалар футболы көне!
Дуслар, ә сез белә идегезме, 19 июнь – гади генә җәй көне түгел, ә чын бәйрәм! Һәм ул Балалар футболы көне!

Футбол – ул туп артыннан чабу, «пас бир!» дип кычкыру, егылу, тору, көлү, янә чабу һәм... ГОООЛ! Кайвакыт – үз капкаңа да...

Ни өчен футболны барысы да ярата?
Чабарга, сикерергә, кычкырырга була – һәм бу гадәти хәл! Үзеңне чемпион итеп тоясың. Бу бик күңелле! Хәтта тубың куакка кереп китсә дә.
Футбол – ул дуслык турында. «Мин синең командада!», «Афәрин!» һәм «Иң мөһиме – катнашу!» дигән сүзләр турында.

Син дә бүген ишегалдында мини-турнир оештырып кара. Үз командаңны тупларга һәм аңа исем, логотип ясарга кирәк булачак.


Кем гол кертергә әзер? Чемпионнар, алга!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...