16 Июнь 2025
«ШАЯН ТВ»да яңа мультсериал «Балалар һәм очучы җәнлекләр»!
Игезәкләр Оля һәм Коляга 5 яшь, ә бу яшьтәге балаларга дөньядагы бөтен нәрсә кызык! Алар тәҗрибәле остазлар – оча торган җәнлекләр ярдәмендә – әйләнә-тирә дөньяны өйрәнәләр. Төп геройларның иң катлаулы сорауларына да бик акыллы җавап бирәләр. Алар өлкәннәргә ярдәм итә һәм көндәлек күңелсез эшләрне мавыктыргыч маҗараларга әверелдерәләр!Дүшәмбе - җомга көннәре сәгать 8:10 / 16:10 «ШАЯН ТВ»да карамый калма!
Комментарийлар: