15 Май 2025
15 май – иң җылы, иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара Гаилә көне. Бу көнне якыннарыбызны кочаклыйсы, матур сүзләр әйтәсе, алар белән бергә рәхәтләнеп вакыт үткәрәсе килә. Чөнки гаилә – ул терәк, җылылык, күңел тынычлыгы, безне һәрчак көтеп торучы оя.
Без беләбез: иң кадерле мизгелләр – бергә уздырылган мизгелләр. Бергә көлү, хыяллану, яраткан мультфильмнарны карау, тәэсирләр белән уртаклашу – болар барысы да тормышны тагын да ямьлерәк итә.
Безнең «ШАЯН ТВ» телеканалы – үзе дә зур һәм тату гаилә! Һәм сез, кадерле тамашачыларыбыз, безнең гаиләнең иң кадерле өлеше! Ышанычыгыз, җылы сүзләрегез, бергә булуыгыз өчен зур рәхмәт!
Бәйрәм белән! Йортларыгызда мәхәббәт, тынычлык һәм шатлык мәңге яшәсен!

Комментарийлар: