9 Июнь 2025
Бүген шәп көн – Дуслар көне!
Дуслык – дөньядагы иң кыйммәтле хәзинә. Аны сатып алып булмый, тик йөрәктән килгән җылылык, ярдәм һәм ышаныч аша гына табып була.Безнең өчен дуслык – һәрвакыт янәшә булу, ярдәм кулы сузу, бергәләп шатлану һәм борчуларны бүлешү.
Ә безнең иң кадерле, иң ышанычлы дусларыбыз кем икәнен беләсезме? Әлбәттә, СЕЗ!
Һәр көнне безнең тапшыруларны карыйсыз, конкурсларда актив катнашасыз, матур рәсемнәр, җылы комментарийлар юллыйсыз. Сезнең һәрбер «лайк», һәрбер елмаю – безнең өчен зур бүләк!
Син дә бүген дустыңны сөендер! Һәрберебезенең дуслары күп һәм ышанычлы булсын!
Комментарийлар: