7 Июнь 2025
Ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән «Бишек җырлары» исемле махсус проект яңа чыгарлышлары белән сөендерүен дәвам итә!
Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Видеоматериаллар заманча технологияләр – ясалма интеллект ярдәмендә эшләнә, җырларны исә Татарстанның күренекле артистлары башкара.Яңа чыгарылышта – Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова башкаруында нәфис бишек җыры яңгырый. Җырның сүзләрен Вәсимә Хәйруллина язган, көй авторы – Илсөя Бәдретдинова үзе.
Әлеге чыгарылышны ВКонтакте төркемендә сылтама аша кереп карарга мөмкин
Комментарийлар: