6 Июнь 2025
Бүген бөтен дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә.
Бу көн очраклы гына сайланмаган – нәкъ менә бүген бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган.Пушкин – рус әдәбиятының нигез ташларын салган, шигырьләр һәм әкиятләр остасы. Аның «Балыкчы һәм алтын балык турында әкиятен», «Руслан һәм Людмила» әсәрләре күпләргә таныш. Ул язган әсәрләрне балалар гына түгел, олылар да яратып укый.
Рус телен белү безгә нәрсәләр бирә?
- Дөньядагы күп кенә китапларны аңлап укырга мөмкинлек тудыра
- Кызыклы фильмнарны, мультфильмнарны оригиналда карап була
- Башка төбәкләрдәге һәм илләрдәге балалар белән дуслашу җиңеләя
Бүгенге балалар күп тел белә: татарча да, русча да, хәтта инглизчә дә сөйләшәләр. Бу – зур байлык. Ике телне белгән бала ике дөньяны күрә ала: үз халкының гореф-гадәтләрен дә онытмый, башка халыкларның мәдәниятен дә өйрәнә.
6 июнь – әле ул Пушкин көне дә. Аны еш кына «рус поэзиясенең кояшы» дип атыйлар. Пушкин әсәрләре аша рус теле матур яңгырый, күңелгә үтеп керә.
Бүген, Рус теле көнендә, әйдәгез, китаплар укыйк, яраткан әкиятләрне искә төшерик. Телләрне өйрәнү – ул күңелле һәм файдалы шөгыль!
Комментарийлар: