5 Июнь 2025
«ШАЯНТВ» каналында «Яраткан шигырь» проектының яңа сезоны башлана!
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясеярдәме белән «ШАЯН ТВ» – тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан тормышка ашырыла.«Яраткан шигырь» татар шигърияте аша туган җиргә мәхәббәт уяту, әхлак тәрбиясе бирүдә зур әһәмияткә ия. Ул нәфис сүз аша балаларда татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияли, татар язучыларының иҗаты белән таныштыра.
Проект һәр шигырьне тулаем ача, җанландырып халыккаҗиткерә. Һәр әсәр клип итеп тәкъдим ителә, лирик герой һәм образларның гаҗәеп серле дөньясына алып керә. Шуның белән бергә, туган илебезнең бөтен матурлыгы,без белмәгән искиткеч күренешләре ачыла.Тапшырның аудиториясе исә чикләнмәгән, аны төрле яшьтәге балаларга, шулисәптән, гаилә белән дә карарга була.
Беренче чыгарылышны сылтама аша кереп карарга мөмкин.
Комментарийлар: