3 Июнь 2025
Һәр елны 3 июньдә бөтен дөньяда Велосипед көне билгеләп үтелә.
Велосипед – ул гади транспорт кына түгел, ул – чын дус: сәяхәтләр, уеннар һәм спорт өчен!Велосипедка инде 200 елдан артык. Элек аның педальләре дә булмаган – кешеләр үзләре җирдән этеп барганнар. Хәзер исә бездә төрле велосипедлар бар: таулы, спорт, балалар өчен, хәтта моторлы велосипедлар да бар!
Ни өчен велосипед шәп?
- Ул төтен чыгармый, табигатьне саклый – табигать рәхмәт әйтә!
- Ул тәнне ныгыта, җитезлек, чыдамлык бирә – аяклар ныгый, кәеф күтәрелә!
- Ул сине машиналар үтеп керә алмаган урыннарга илтә – паркка, су буена, сукмакка.
- Велосипедта ярышларда катнашырга, дуслар белән йөрергә, кызыклы фигуралар ясарга яисә җил белән ярыша-ярыша чабарга мөмкин.
Син дә бу бәйрәмне билгеләп үтә аласың: велосипедыңны ал, дусларыңны чакыр, бәлки, пикник ясарсыз, яисә күңелле эстафета уйлап табарсыз!
Велосипед көне белән! Һәр педаль әйләнеше шатлык китерсен!
Комментарийлар: