«ШАЯН ТВ» каналы балаларга зур бәйрәм оештырды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы балаларга зур бәйрәм оештырды

«ШАЯН ТВ» каналы балаларга зур бәйрәм оештырды
Бүгенге көн бәйрәм чараларына бик бай булды!

«Туган Авыл» милли комплексында «ШАЯН ТВ» белән аеруча күңелле булды! Беренче татар балалар каналы тамашачыларны бер мәйданга җыйды һәм шәп бәйрәм кәефе бүләк итте! Алып баручылардан күңелле интерактивлар, шәп уеннар, аквагрим, кызыклы остаханәләр, флешмоблар, аниматорлар, иҗади телевизион бәйгеләребез җиңүчеләреннән матур җырлар – барысы да бер мәйданда иде! Иң җитез кунакларга истәлекле бүләкләр өләштеләр! 

Шулай ук бәйрәмдә каналның төп геройлары - Шаян һәм Мияу да бар иде! Алар балалар белән рәхәтләнеп уйнадылар, көлделәр, шаярдылар, фотога төштеләр, бәйрәм атмосферасы ясадылар! Балалар өчен, чын мәгънәсендә, рәхәт бәйрәм булды!

Безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...