Бәйрәм белән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бәйрәм белән!

Бәйрәм белән!

Яраткан ШАЯНнар! Сезне Халыкара Балаларны яклау көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Сәламәт, шат күңелле, бәхетле булыгыз! Сез – тормышыбыз бизәге! Әти-әниләрегез сезнең белән горурлансын, дусларыгыз күп булсын!
Күңелләрегездә булган өмет һәм илһам уты сүнмәсен. Гаилә җылысын һәм мәхәббәтен тоеп үсегез! Сез – безнең киләчәк!

Бәйрәм уңаеннан, «ШАЯН ТВ» каналы сезне «Туган Авыл» милли комплексына дәшә! Бездән шәп программа: җанлы аралашу, кызыклы остаханәләр, аниматорлар, мавыктыргыч уеннар, истәлекле бүләкләр, күңелле концерт һәм «ШАЯН ТВ», «Туган Батыр» геройлары белән очрашу!

11:00 сәгатьтә көтеп калабыз! Килегез, күңелле булачак!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...