«Smarta and Her Magic Bag»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Smarta and Her Magic Bag»

«Smarta and Her Magic Bag»

Гаҗәеп күңелле «Смарта һәм могжизалы букча» мультсериалында барысын да белергә теләүче кыз Смарта турында белерсез! Аның могҗизалы сумкасында ниләр генә юк: навигатор һәм смартфоннан алып, инглиз теле сүзлегенә кадәр файдалы әйберләр табарга була. Аңа бу әйберләр дусларына ярдәм итү һәм яңа күнекмәләр өйрәнү өчен кирәк.

Смарта үзенең тугры дусты, баллы ашарга яратучы Спотти белән бергә төрле кызыклы биремнәр уйлап таба, көлкеле җырлар җырлый, санамышлар ярдәмендә санарга өйрәнә, инглиз теле һәм юл кагыйдәләре белән таныша - гомумән, тормыштагы мөһим әйберләрне кызыклы һәм җиңел итеп өйрәнә.

Бу мультсериал сезгә әйләнә-тирә дөнья турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк. Смарта белән бергә сез кызыклы дәресләр алачаксыз: күп кенә яңа сүзләр һәм саннар беләчәксез, геометрик фигураларны истә калдырачаксыз һәм хәтта аларны ясарга да өйрәнәчәксез!