«PLUH»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«PLUH»

«PLUH»

Барлык кечкенә туганнары кебек үк, Плюх та бик көлкеле, яхшы күңелле зат. Үзенең кечкенә буе аркасында ул һәрвакыт ниндидер кызыклы хәлләргә юлыга, хәер, алардан һәрвакыт чыгу юлын таба.

Күз алдына китерегез, кечкенә кеше өчен көнбагыш ашау да проблема булырга мөмкин, чөнки явыз вентилятор аңа тынычлык бирми. Ә агачтан алма табу ничек кыен! Җимешләрне  төрле җайланмалар ярдәмендә алырга туры килә. Синең каршыңдагы бал салынган зур гына банкадан чебеннең тәмләп бал ашавы да күңелне төшерә. Яңа лампа борып кую - шулай ук бик үк җиңел түгел.

Ләкин сөйкемле йорт иясе беркайчан да күңелсезләнми, тормышка шатлана һәм  үзенең маҗаралары белән «Йорт иясе Плюх» мультсериалын караучыларны шатландырырга ашыга!