«PlayTime Buddies»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«PlayTime Buddies»

«PlayTime Buddies»

Яңа төсләр ясау өчен буяуларны ничек дөрес катнаштырырга, корабны нәрсә белән төзергә, тортны ничек пешерергә, ни рәвешле походларга йөрергә һәм башка бик күп нәрсәләргә сез «Бадиклар дөньясы» мультсериалын карап, өйрәнә аласыз!

Бадиклар дип аталган сөйкемле затлар тыштан бөтенләй кешеләргә охшамаганнар. Төрле төстәге динозаврикларны хәтерләтсәләр дә, аларның тылсымлы дөньясы безнекен хәтерләтә. Бадиклар яшәгән фантастик шәһәрчектә пешекче дә, янгын сүндерүче дә, полиция дә, фермер да бар - барысы да нәкъ бездәге кебек. Ләкин, башка яшәүчеләр белән беррәттән, монда чын русалкалар, пиратлар, принцессалар һәм супергеройлар да яши.

Мультсериалның төп геройлары Дружок һәм Булочка - бергә уйныйлар, шәһәрнең башка кешеләре белән дус яшиләр һәм көн саен ниндидер яңалыкларга өйрәнәләр!