8 September 2019
Әти-әниләре белән Казан-Арена стадионына килгән балалар рәхәтләнеп күңел ачты. "ШАЯН ТВ" чатырында дусларыбыз өчен фокуслар да күрсәтелде, шамакай төрле уеннар, ярышлар оештырды, матур рәсемнәр буяп, бераз ял итеп алу мөмкинлеге дә тудырылды. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдык! Каналыбызның төп геройлары белән истәлеккә фотога төшү дә балалар күңеленә хуш килде.