30 ноябрь - Йорт хайваннары көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

30 ноябрь - Йорт хайваннары көне!

30 ноябрь - Йорт хайваннары көне!

30 ноябрь - Йорт хайваннары көне!

Бөтендөнья йорт хайваннары көне «кече дусларыбыз» алдында никадәр җаваплы булуыбыз хакында кисәтә. Аның тарихы 1931 елга барып тоташа. Италиядә Флоренциядә узган Халыкара конгресста табигать дөньясын, тереклекне яклаучы активистлар зур форумда йорт хайваннары көнен халыкара дата буларак билгеләү мәсьәләсен күтәрәләр. Әлеге бәйрәмне 2000 елдан русиялеләр дә билгели башлады.

Тикшеренүләргә караганда, гаиләләрнең 60 проценты өендә берәр төр хайван асрый. Өстенлек, әлбәттә, мәчеләргә һәм этләргә бирелә. Кемнәрнеңдер экзотик җәнлекләре бар. Шул ук вакытта, хуҗалары тарафыннан ташланган яки кыргыйланып баручы эт-мәчеләр саны да җитәрлек.

10.jpg

Кешеләр еш кына төрле сәбәп белән гаиләдә «артык җан» булып күренгән йорт хайваннарын урамга куып чыгарып, мәрхәмәтсезлек күрсәтә. Болар кешенең җавапсызлыгы белән бәйле. Шунысы кызыклы, соңгы елларда күп илләрдә бу көнне «Кыңгырау» акциясе үтә. Балалар, зоопаркларга килеп, бер минут дәвамында кыңгырау чыңлата. Шул рәвешле, алар барлык хайваннарның проблемаларына карата өлкәннәрне игътибарлы булырга чакыра.

Бөтендөнья йорт хайваннары көнен билгеләү бик мөһим. Без дүрт аяклы дусларыбызны тагын да ныграк яратырга, тәрбияләргә өйрәнәбез. Бу җан ияләре - ялгыз гомер кичерүчеләрнең күбесе өчен иң ышанычлы дус, терәк. Гомумән, хайваннарны яратучы кешеләр үзләре дә тәрбиялерәк, миһербанлырак була. Шуңа күрә, хайваннарны яклыйк, аларны рәнҗетмик!

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...