17 March 2022
Бүген «ШАЯН ТВ телеканалы Арчада узган «Созвездие-Йолдызлык-2022» фестиваленең зона этабында кунакта булып кайтты.
Фестивальдә катнашу өчен бирегә 7 районнан: Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау районнарыннан катнашучылар җыелды. Бүген Әтнә, Теләче һәм Арчадан килгән талантлы балалар чыгыш ясады. Барысы 120 йолдызчык сәхнә түрен балкытты. Иң яхшы номерлар жюри тарафыннан фестивальнең гала-концертына сайлап алынды.
Катнашучыларның чыгышларын турыдан-туры эфирда http://yold.ru сайтында карарга мөмкин иде.
Безнең Шаяныбызга да бик күңелле булды бүген. Ул балаларны каршы алды, алар белән уйнады, фотога төште, истәлекле бүләкләр белән сөендерде.
Comments: