Йокы ни өчен мөһим?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Йокы ни өчен мөһим?

Йокы ни өчен мөһим?

Бүген – йокларга яратучылар көне билгеләп үтелә! Бу бәйрәм – күбебезнең яраткан бәйрәмнәреннән берсе булыр иде, мөгаен, чөнки йокларга һәркем ярата!

Еш кына эш яки күңел ачу өчен, без йокыдан баш тартабыз. Югыйсә, ул бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган ял. Йокы бозылудан барлыкка килгән проблемалар турында күбебез белми. Әйтик, инсульт, инфаркт, яман шеш авырулары барлыкка килү куркынычы арта, эшкә сәләтлелек кими, иммунитет, гомумән, тормыш сыйфаты начарлана.

1. Йоклаганда иммунитет ныгый, шуңа күрә сезонлы авырулар вакытында иң беренче чиратта йокыны туйдырырга кирәк. Мәсәлән, атна буе 6 сәгать кенә йокласаң, 700 генның (күбесе иммунитет өчен җавап бирә) эшчәнлегендә тайпылышлар күзәтелә.

2. 6 сәгатьтән ким, 9 сәгатьтән артык йоклаганнарда йөрәк-кан тамыры системасы авырулары, депрессия барлыкка килергә мөмкин. Озак яшәүче кешеләрнең күбесе яхшы йоклау гомерне озайта, дип саный.

3. Кеше көненә уртача сигез сәгать йокларга тиеш. Әгәр дә һәр көн аз йоклап, йокы туймый башласа, хәтер начарлана башлый.

9.png

4. Төшке аштан соң бераз йоклап алу файдалы икән. Галимнәр ачыклаганча, көндез йоклап алучыларның эшче хәтере, сөйләме, урында ориентациясе яхшырак була.

5. Йоклаганда баш мие туктаусыз эшли. Көн дәвамында җыелган мәгълүматны хәтергә туплый. Шуңа да йокысы туйган кеше яңа мәгълүматны яхшы кабул итә.

6. Иртә ятып, иртә тору күпкә дөресрәк. «Ябалак»лар соң ятканга күрә йә аз йоклый, чөнки эшкә йә булмаса укырга барасы бар. Яки инде төшкә кадәр озак йоклыйлар. Иң яхшысы – «тургай» булу. Кеше, теләгәндә, «ябалак»тан «тургай»га әверелә ала икән.

7. Йокларга ике-өч сәгать кала, актив физик күнегүләр ясамаска, авыр ризыклар ашамаска һәм бүлмәне җилләтергә кирәк. Урамда йөреп керү, бәйләү, чигү, китап уку яхшы.

8. Йокы - кәеф чыганагы. Төнне йокысыз уздыручы көндез кәефе кырылуын сизә, тиз кызып китә. Йокысы килгән кешене бернәрсә дә кызыксындырмый.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...