19 October 2022
Бүген «ШАЯН ТВ» каналында премьера! «Ярдәмгә әзер Элиас» мультсериалы эфирга чыга!
Коткару катеры Элиас кечкенә «бухта»да эшли. Шторм вакытында ул ярдәм сорау турында сигнал ишетә һәм халыкара портка баручы корабльне бәладән коткара. Шуннан соң Элиас чын геройга әверелә һәм аны бу портка коткаручы булып эшләргә чакыралар. Ләкин Элиаска дусларын ташлап китү җиңел булырмы? Өстәвенә, яңа урында эшләү күпкә куркынычрак, чөнки якын арада контрабандистлар шайкасы эшли. Элиас боларның барысын да җиңә алырмы? Әлеге сорауларга җавапны «Ярдәмгә әзер Элиас» мультсериалын карап белә алырсыз!
Дүшәмбедән-җомгага кадәр 08:55 һәм 16:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!
Comments: