26 January 2023
Дуслар, «ШАЯН ТВ» каналында сез яратып өлгергән «Яраткан шигырь» теле-радиопроектын төшерү дәвам итә!
Бүген Мәликә Бариева башкаруында «Дәү әнием» шигыре яздырылды. Төшерү процессында Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Дания Нуруллина да катнашты. Автор - Әминә Бикчәнтәева.
«ШАЯН ТВ» каналы сезне гаҗәеп серле шигърият дөньясына дәшә! Проект бик тиздән кабат зәңгәр экраннарда эфирга чыгачак!
Comments: