Бабама хат...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бабама хат...

Бабама хат...

     Әнием ягыннан бабам, Хадиев Насыйбулла Хадиулла улы, 1905нче елның 16нчы гыйнварында Спасс районы Чәчәкле авылында дөньяга килә.Тормыш корып, рәхәтләнеп гаиләдә яшәгән вакытта, сугыш башланып, авылдан ир-егетләрне илебезне сакларга алып китәләр. Ленинград блокадасында катнашып, исән-имин әйләнеп кайтты. Туган җирендә 5 бала үстереп , 1979 елның декабрь аенда вафат булды.
      Иптәшем ягыннан бабабыз Нотфуллин Ильяс Нотфулла улы 1906нчы елның август аенда туган һәм шулай ук, башка ир-егетләр кебек, илебезне сакларга китә. Дорожный батальонның 220 отделениясендә хезмәт итә, аннары 14 отделениясендә дәвам итә. Сугыш беткәннән соң, исән-сау әйләнеп кайта, 1950 елда авырып вафат була.
      Кадерле бабамнар, безнең хәзерге аяз күгебездә, тыныч тормышыбызда яшәтер өчен барыгызның да өлешләре күп керде. Без Сезгә бик тә рәхмәтле. Үзебез дә, балаларыбыз да сугыш авырлыкларын күрмичә, ачлыкларны кичермичә гомер уздырсак иде. Без Сезнең белән горурланып яшибез. Буыннан-буынга сөйләп, Сезгә карата булган хөрмәтебез артканнан-арта гына бара.
      Сугыш кырларында ятып калган, исан-имин әйләнеп кайткан батырларыбызга багышлап шигырь дә язган идем.

        Хатирәләр мәңге саклана 

Авыр сугыш еллары,
Дөньяны тетрәндерде.
Күп югалту газаплары
Халкым түзде, бирешмәде.  

Ятим үсте балалар,
Аналарга сыенып.
Киттеләр ир-егетләр,
Өйләрен буш калдырып. 

Батырларча сугыштылар
Үлем тырнагына кадәр.
Бирешмәделәр, чигенмәделәр,
Дошман чигенә кадәр. 

Бәхетле балачак алар,
Бүләк иттеләр безгә.
Батырлыклар, хатирәләр
Кереп калды күңелгә. 

Һәйкәлләрдә уелып язылган
Һәркайсының исеме.
Еллар түгел, гасырлар да, 
Оныттырмас хисләрне.
                                                   Зур хөрмәт белән Нотфуллиннар гаиләсе.



Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...