18 August 2022
Бүген «Болгар радиосы»ның чираттагы ВЕЛОЭСТАФЕТАСЫ! Казан-Болгар маршрутын алар велосипедта узалар! Ул иртәнге сәгать 05:00дә Казан Кремле буенда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан һәм «Туган тел»не җырлаудан башланып китте. Чарадан «ШАЯН ТВ» каналы да читтә калмады. «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминев белән бергә мәшһүр шагыйребезгә чәчәкләр куйдылар. «ШАЯН ТВ» хезмәткәрләренә көч-куәт, хәерле юллар теләп, аларны олы юлга озатты!
Comments: