20 November world children's day

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

20 November world children's day

20 November world children's day
Бүген, 20 ноябрь көнне, Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. 
Балалар – җәмгыятебезнең иң саклауга һәм яклауга мохтаҗ әгъзалары. Алар ныклы тәрбиягә, яхшы тормыш шартларына лаек. 
Әлеге бәйрәм уңаеннан, бик күп илләрдә төрле хәйрия акцияләре уздырыла. “ШАЯН ТВ” каналы да мондый чаралардан читтә калмый. Бүген без Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписына бардык. “ПК” ҖЧҖ белән берлектә уздырылган балалар бәйрәмендә күңелле уеннар оештырдык, бүләкләр тапшырдык. Берничә мизгелгә генә булса да балаларның күңелен күтәрә алуыбыз белән без бик бәхетле булдык. 
Һәр бала матур чәчәк кебек, алар шундый төрле! Ә барысы бергә бу дөньяны гаҗәеп гүзәл гөлбакчага әйләндерә. Зурларга исә, шушы гүзәллекне саклап, яклап, тагын да матур итеп үстерәсе генә кала. 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...