Әкият илендә: «Төлке белән Аю»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Әкият илендә: «Төлке белән Аю»!

Әкият илендә: «Төлке белән Аю»!

Бервакыт Төлке белән Аю юлда калач табып алганнар. Урман йортына кереп, калачны урталай бүлгәннәр: яртысы —Аюга, яртысы Төлкегә тигән.

Төлке үз өлешен шундук ашап бетергән. Ә Аю кабып кына караган да соңрак ашарга калдырган.

Йокларга яткан болар. Аю хырылдый башлауга, Төлке аның өлешен дә ашап куйган.

Төнлә Аю уянган. Калачын ашарга теләгән. Әмма аннан җилләр искән. Аюның бик каты ачуы килгән.

— Болай булгач, мин сине ашыйм, Төлке, — дигән.

— Гаеплемен, абзыкаем, синең алда. Ашасаң ашарсың инде. Әмма минем итем пешергәч тәмлерәк була, — ди икән Төлке.

— Мич кабызырга ут юк ич!

— Әнә бит ут, — дип, айга күрсәтә икән Төлке.

— Ул ут бик биектә ич, алып булмый.

син.jpg

— Биеген биек тә соң, әнә теге чыршы башына менсәң алып була! Мен, абзыкаем, курыкма, — дип үгетли моны Төлке.

Аю кулына чыра тота да чыршы башына үрмәли. Чыраны айга сузып карый, буе җитми.

— Ныграк үрел, абзыкаем! — дип өйрәтә Төлке тегене, җирдән торып, — әз генә үреләсең калды. Сикер, сикер, шундук җитәсең!

Аю Төлкене тыңлап сикергән икән, чыршы башыннан түбән тәгәрәгән. Әз генә үлми калган, ә Төлке табанын ялтыраткан.

                                                                                                                                                                              Мари халык әкияте

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...