25 October 2022
«ШАЯН ТВ» каналының «Кичке әкиятләр» тапшыруы алып баручысы Ләйлә Таишева, тапшыруның мөхәррире Чулпан Зәйнуллина һәм режиссер Фаил Таһиров «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында, «Манзара» һәм «Здравствуйте» тапшыруларында кунакта булып кайттылар. Әңгәмә нәни алып баручыбыз Ләйләнең «ТЭФИ-KIDS 2022» милли премиясенең финалына чыгу бәхетенә ирешүе хакында булды. Ул Мәскәүдә алып кайткан тәэсирләре белән уртаклашты.
Comments: