Тел көрмәкләндергечләрне бергәләп әйтәбез!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Тел көрмәкләндергечләрне бергәләп әйтәбез!

Тел көрмәкләндергечләрне бергәләп әйтәбез!

Тизәйткечләр, икенче төрле аларны тел көрмәкләндергечләр дип тә атыйлар. Алар авыр әйтеләләр, ләкин шуның белән сезнең сөйләмне җайларга да булышалар. Ягъни аларны халык тарафыннан иҗат ителгән, уйлап табылган тел төзәтү чаралары дип тә атарга буладыр. Балаларның телен ачтырганда, төрле авазларны дөрес әйтергә өйрәткәндә, я булмаса, җитди чыгышлар ясаганда тизәйткечләр бик булыша.

Сез дә аларны әйтеп, сөйләм телегезне шомартып, күңелегезне күтәреп алыгыз әле!

* Кар аттым, кар аттым, ап-ак карны каралттым.

* Тукый, тукый тукыган, тугыз талны чукыган.

* Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра.

* Әрәмәдәге әрем әче.

* Башта башлап, баскыч башына бас.

* Кара карга кардан бара, канатларын кага-кага.

* Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык, чык-чык, кошчык, очып чык.

* Тау башында таллыкта тукраннар тукылдый.

* Такта какма, капка как! Капка какма, тотка как!

* Таулар биек таллардан, тал бөресе балланган.

* Юлга егылгаласам да, елгага егылгалаганым юк.

* Җәйнең ямьле көннәрендә җиләк җыя Җәмилә.

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...