Тима белән Тома маҗараларын күзәтеп барасызмы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Тима белән Тома маҗараларын күзәтеп барасызмы?

Тима белән Тома маҗараларын күзәтеп барасызмы?

Бегемот Тима һәм фил Тома маҗараларын күзәтеп барасызмы? Көн саен әлеге мультсериал геройлары әйләнә-тирә дөнья турында шактый гына яңа мәгълүмат беләләр, гадәти булмаган серле кешеләр белән очрашалар.

Әйе! Бу дөньяда барысы да мөмкин! Дуслар бик күп шаяралар, үзләренең фидакарьлекләре өчен көлкеле хәлләргә юлыгалар. Аларның бер сыйфатлары бар - геройлар рәсем ясарга яраталар. Тима белән Тома, һичшиксез, сезне дә бу эшкә өйрәтәчәкләр! Бу эштә аларга тылсымлы дөньяда яшәүче башка хайваннар - дуңгыз балалары, тычкан, йорт һәм кыр куяннары ярдәмгә киләчәк.

Фил белән бегемот сезне игелекле һәм гадел булырга, беркайчан да комсызланмаска, беркемне дә рәнҗетмәскә, дусларның кадерен белергә һәм тормышка оптимизм белән карарга өйрәтәчәкләр.

«Тима белән Тома» мультсериалын дүшәмбедән алып, җомгага кадәр «ШАЯН ТВ» каналында 13:35 һәм 21:35 сәгатьләрдә карагыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...