«ШАЯН ТВ» каналы «ТЭФИ-KIDS» 2022 тантанасында!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы «ТЭФИ-KIDS» 2022 тантанасында!

«ШАЯН ТВ» каналы «ТЭФИ-KIDS» 2022 тантанасында!

Бүген Мәскәүнең «ET CETERA» бинасында «ТЭФИ-KIDS» 2022 телевизион милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды! «ШАЯН ТВ» каналының вәкилләре дә әлеге бәйрәмдә булып кайтты!

«ТЭФИ-KIDS» Премиясе президенты, Россия телевидениесе академиясе вице-президенты Александр Митрошенков билгеләп үткәнчә, яшь проект медиаиндустриянең чын-чынлап әһәмиятле вакыйгасына әверелде.

«ТЭФИ-KIDS» 2019 елда Россия телевидениесе академиясе тарафыннан гамәлгә куелды һәм балалар контенты өлкәсендә эшләүче иң оста профессионалларны бүләкли. Әлеге проект төбәк һәм федераль балалар телевидениесен мәдәни яктан үстерә, балалар телеканаллары хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен арттыра һәм белгечләргә тәҗрибә алмашырга ярдәм итә.

Быел исә «ТЭФИ-KIDS» 2022 балалар киносы һәм телевидениесе өлкәсендә Россия милли премиясендә катнашуга  143 эш җибәрелгән.

«ШАЯН ТВ» да бу дәрәҗәле бәйгедә финалга чыгу бәхетенә иреште! Каналыбызның «Кичке әкиятләр» тапшыруы алып баручысы Ләйлә Таишева «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә финалда көч сынашты. Ул бәйгенең 30 финалисты исемлегенә керде һәм тантанада каналыбызның данын яклады! Тапшыруның мөхәррире – Чулпан Зәйнуллина.

Әйтерә кирәк, бәйге кысаларында көндәшлек искиткеч көчле булды! Ләйлә «Карусель» каналының «Съедобное или несъедобное» тапшыруы алып баручысы Антон Зайцев һәм «Спокойной ночи, малыши!» аша күпләргә таныш булган Оксана Федорова белән көч сынашты. Шуңа да карамастан, «ШАЯН ТВ» каналы сынатмады! Мондый алып баручылар белән бер мәйданда булу – зур дәрәҗә, үзе бер имтихан! Бөтен дөньяга танылган, тәҗрибәле, каналлар белән көч сынашу каналыбыз өчен зур җиңү. Без сезнең белән чиксез горурланабыз, алдагы эшләрегездә зурдан-зур уңышларга ирешүегезне телибез!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...