26 April 2023
Бүген 19:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Таяну ноктасы» тапшыруын карагыз. Ул «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты турында булачак.
Тапшыру кунаклары: «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры - баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы Луара Шакирҗан, бәйгенең җиңүчеләре - Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Зөлфия Вәлиева, шагыйрь, драматург һәм публицист Рүзәл Мөхәммәтшин, Ленар Хаматов һәм Рузил Ихсанов булачаклар.
Карамый калмагыз! Кызу булачак!
Comments: