«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды!

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды!

Дуслар! Иң масштаблы бәйгеләрнең берсе - «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды! Бәйге дөньяның төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты. 

Катнашучылардан бик күп гаризалар килде. Әлеге күрсәткеч катнашучыларның халык тарафыннан татар сәнгатенә булган ихтыяҗны, аның милли әдәбиятыбызны ихлас яратуын тагын бер кат дәлилли.

Барлык катнашучыларга, битараф калмаучыларга туган телебезнең йөзен билгеләүче, аның аһаңен җиткерә алучы мондый чарадан читтә калмавыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!

Хәзер исә жюри әгъзалары үз эшенә керешәчәк. Киләсе этап барышында алар бәйгегә кабул ителгән эшләрне бәяләячәкләр. Сайлап алу туры 2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 28 февраленә кадәр дәвам итә.

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...