11 May 2020
1971 елның 11 маенда Шәһәр башкарма комитеты карары белән Казанның ике урамына исем бирелә. Гарифҗанов урамы совет галиме, физик, профессор, парамагнит резонанс өлкәсендә белгеч Нургаяз Салих улы Гарифҗанов хөрмәтенә атала. Камай урамы исә, совет галиме, татарлар арасыннан беренче профессор-химик Гыйльма Хәйри улы Камай хөрмәтенә кушыла.
Comments: