Супер Зак ярдәмгә ашыга!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Супер Зак ярдәмгә ашыга!

Супер Зак ярдәмгә ашыга!

Зур һәм көчле әти-Аю, яхшы күңелле әни-Аю һәм сабыйлары — сөйкемле һәм кызыксынучан аю – Зак сезне һәрвакыт экраннар каршында көтә! Карап торышка бу гадәти гаилә, ә чынлыкта исә бу – супергеройлар гаиләсе. Аларның бик мөһим миссияләре бар. Шәһәрдә бәла-каза килеп чыгып, кемгә дә булса ярдәм кирәк булса, Супер Зак пәйда була! Ул файдалы ризыклардан көч алып, мәкерле доктор Лео белән көрәшә. Супер Зак сакта торганда, әлеге шәһәр һәрвакыт яклау астында!

«Супер Зак» мультсериалын дүшәмбедән-җомгага кадәр 09:10 һәм 17:10 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...